Милләтем ТВ -Казан Федераль Университетының Татар халык хоры

Казан Федераль Университетының Татар халык хоры үзенең 50 еллыгын зур концерт белән уздырды. Хорның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис әфәнде Рәхимуллин да февраль аенда гына үзенең 75 яшен билгеләп узды. 22 апрель көнне Казан университетының төп бинасында актлар залында узган чарада сәнгать сөючеләргә юбилей уңаеннан чыккан аудио һәм видео дисклар тәкъдим ителде. “АКСУ” компаниясе тарафыннан чыгарылган аудио җыентыкта Казан Федераль Университетының хоры репертурыннан ярты гасырга якын вакыт дәверендә башкарган җырлар тупланды. Тулысынча 63 әсәр. Коллективка һәм Ирнис әфәндегә АФӘРИН дияргә генә кала! 

КФУ
Татар халык хоры
Ирнис Рахимуллин
АКСУ