Татар халык хорына 50 ел

КФУ татар халык хоры концерты

Казан Федераль Университетының Татар халык хоры үзенең 50 еллыгын зур концерт белән уздырды.

2

Хорның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис әфәнде Рәхимуллин да февраль аенда гына үзенең 75 яшен билгеләп узды.

3

22 апрель көнне Казан университетының төп бинасында актлар залында узган чарада сәнгать сөючеләргә юбилей уңаеннан чыккан аудио һәм видео дисклар тәкъдим ителде.

4

“АКСУ” компаниясе тарафыннан чыгарылган аудио җыентыкта Казан Федераль Университетының хоры репертурыннан ярты гасырга якын вакыт дәверендә башкарган җырлар тупланды. Тулысынча 63 әсәр.

5

Коллективка һәм Ирнис әфәндегә АФӘРИН дияргә генә кала! 

6