АКСУ ТВ - Әлфия Авзалова белән хушлашу 17. 06. 2017

Әлфия Авзалова белән хушлашу 17. 06. 2017

Бүген (17.06.2017) татар халкы легендар җырчысын Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатты. Хушлашу Казанда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узды. Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәдәният, сәнгать әһелләре, Әлфия Авзалованы яратып тыңлаган тамашачылары катнашты.

Әлфия Авзалова – “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орден иясе. Ул 1962 елда ТАССР атказанган артисткасы, 1970 елда ТАССР халык артисткасы, 1983 елда РСФСРның атказанган артисткасы, 1992 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1976 елда “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены иясе була. 1960 елда аңа “Халыклар арасында татулыкны ныгытуда актив эшчәнлеге өчен” Тынычлыкны саклау советы комитетының Мактау грамотасы бирелә. 2008 елда “Татар эстрадасы легендасы” мактаулы исеменә лаек була. 

Әлфия Авзалова милләттәшләренең яраткан җырчысы булды. Авыр туфрагы жинел, урыны ожмахта булсын.

Әлфия Авзалова
татарская эстрада. Легенда татарской эстрады