Фиксиләр - Кәгазь (Бумага)

Опубликовано: 9 авг. 2017 г.

ДимДимычка табигатьне ничек саклавы турында инша язарга кушалар. Ләкин дөресен генә язарга кирәк. Ул чәчәкләргә су сибә, этен сыйпый, су агып торган кранны яба, хәтта һаваны саклап, азрак суларга тырыша. Моның барысын да ул җентекләп дәфтәргә язып бара. Ләкин Симка аның иншасында хата тапкач, ДимДимыч дәфтәр битен ертып ташлый. Шуның белән аның табигатькә зур зыян китергәне ачыклана. Чөнки кәгазь ясау өчен кешеләр агачларны кисә. Кәгазьнең ничек ясалганын, әйләнә-тирә дөньяга зыян китермичә яшәү кагыйдәләрен – боларның барысын да фиксиләр ДимДимыч белән тамашачыларга аңлатып бирә.

Фиксики
татарча фиксиләр
Татар телендә фиксиләр